news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Миль урамында автосервиста янгынны сүндерделәр

Хәзер янгын сәбәбен, шулай ук зыян күрүчеләр турында белешмәне ачыклыйлар.

Казанның Миль урамында автосервиста янгынны сүндерделәр
Полина Шевчук

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Ут белән көрәшүчеләр Казанның Миль урамында автосервис бинасында чыккан янгынны сүндерде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Ут белән көрәшүчеләргә янгын турындагы хәбәр көндезге дүртенче яртыда килгән.

Алар урынга ике минутта килеп җиткән һәм ундүрт минут эчендә янгынны сүндергән.

Шаһитлар бина эчендә машина барлыгын әйтә.

Хәзер янгынның сәбәбен, шулай ук зыян күрүчеләр бармы-юкмы икәнлеген ачыклыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100