Казандагы Тирән күл буендагы урманда бер хатын иреннән читкәрәк киткән һәм адашкан

Көндез югалган 48 яшьлек хатын-кызны кичә табарак кына тапканнар.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда урманда иреннән читкәрәк китеп адашкан хатын-кызны тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндез 112 бердәм номерына Тирән күл янында 48 яшьлек хатын-кызның югалуы турында хәбәр килгән.

Адашкан хатынның ире сөйләгәнчә, алар хәләл җефете белән урманга ял итәргә киткән. Бер мизгелдә алар бер-берсен югалтканнар. Хатынның телефоны ирендә калган.

Кичке бишенчеләр киткәч, хатын-кызны табып, урманнан алып чыкканнар.