news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан бистәсендәге йортта янгыннан биш кеше урамга чыгып котылып калган

Ике бала һәм өч өлкән кеше өйдән чыгып китү җаен тапкан.

Казан бистәсендәге йортта янгыннан биш кеше урамга чыгып котылып калган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан бистәсендә биш кеше (шуларның икесе - бала) янгыннан урамга чыгып котылып калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 17.27 сәгатьтә 112 бердәм номерына Тынычлык бистәсендәге Новосельская урамында урнашкан бер йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче үк биш кеше (шуларның икесе – бала) урамга чыгып өлгергән.

Янгынны кичке җиденче яртылар тирәсендә сүндергәннәр. Нәтиҗәдә, янгын йортның бер өлешен һәм янәшәдә торган машинаны юк иткән.

Янгында беркем дә зыян күрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot