news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда тәрәзә төбендә тәмәке тарту аркасында берничә балкон янган

Күп катлы йортта икенче каттан алып дүртенче катка кадәрге балконнарга, бер фатирда йокы бүлмәсенә ут капкан.

Чаллыда тәрәзә төбендә тәмәке тарту аркасында берничә балкон янган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда тәрәзә янында тәмәке тарту аркасында, бер йортның өч катындагы балконнар янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Янгын төнге сәгать өченчедә Автозавод проспектындагы бер йортта чыккан. Ут белән көрәшүчеләр урынга килгәндә, икенче каттан алып дүртенче катка кадәрге балконнарны ялкын телләре ялмап алган була инде.

Әлеге йортта яшәүче 20 кеше урамга үзләре чыккан, шулай да янгын сүндерүчеләр фатирларда кешеләр калмаганмы икәнлеген тикшерергә карар кылган.

Чыннан да, аларның берсендә — дүртенче кат балконында 29 яшьлек егеткә юлыкканнар. Ут белән көрәшүчеләр, ишекне ачып, аны урамга алып чыккан.

Янгынны 20 минут эчендә сүндергәннәр. Зыян күрүчеләр юк.

Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан дип фаразлана. Нәтиҗәдә, өч каттагы балконнар һәм икенче каттагы йокы бүлмәсе янган.

news_right_1
news_right_2
news_bot