news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта аракы сатучы берәүнең эше судка бирелгән

Балтач бистәсенең Комсомол урамында яшәгән берәү 5 литрлы канистра белән алькогольле сыекчаны шешәләргә тутырып сатуны оештырган.

(Балтач, 4 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт"). Балтач бистәсенең Комсомол урамында яшәгән берәү 5 литрлы канистра белән алькогольле сыекчаны шешәләргә тутырып сатуны оештырган, дип яза җирле басма.

Әмма, кырын эш кырык елдан сон да беленә шул. Нәтиҗәдә, легаль булмаган бизнес хуҗасына полиция хезмәткәрләре тикшерү белән керәләр, үткәрелгән тикшерү буенча алынган алькогольле булган сыекча сәламәтлек өчен зыянлы дип табылган. Тикшерү эшләре тәмамланып, эш судка бирелгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot