Россия гвардиячеләре юллардагы хәрби техникадан курыкмауны сорый, өйрәнүләр бара

Авто-һәм бронетехниканы кисешкән, авыр үтә торган урыннарда һәм гомуми файдаланудагы юлларда кулланырга планлаштыралар.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Россия гвардиячеләре Татарстан юлларында хәрби техникадан курыкмауны сорый, өйрәнүләр бара. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Гвардиянең Идел буе округы планлы өйрәнүләр үткәрә. Аларда Идел буе федераль округы территориясендә урнашкан бүлекчәләр һәм хәрби частьләр катнашачак.

Россия гвардиячеләре өйрәнүләрдә авто- һәм бронетехника кулланачак. Ул кисешкән һәм авыр үтә торган урыннарда да, республика юлларында да йөриячәк.