Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзәк банк акча урлауның яңа ысулы турында кисәтә
Мошенниклар кеше тавышын имитацияләп, аның исеменнән танышларына шалтырата һәм матди ярдәм сорый.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Банкының мәгълүмати куркынычсызлык департаменты башлыгы урынбасары Артем Сычев «Известия»гә биргән интервьюсында акчаларны урлауның яңа ысулы турында хәбәр итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Шулай итеп, мошенниклар кешенең тавышын имитацияләргә өйрәнгән. Алар, аның исеменнән танышларына шалтыратып, матди ярдәм сорый. Әмма мондый алым киң таралмаган, чөнки бик кыйммәт, диде эксперт.
Моннан тыш, Сычев сөйләвенчә, караклар социаль челтәрләрдәге аккаунтларны вата, кулланучы битенә керә һәм акча күчерүне сорап, постлар бастыра башлый.
Шул ук вакытта күпчелек очракта алар корбанны шиккә төшерә һәм ышанычын яулый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз