Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда штрафстоянкада куркыныч сыеклык аккан
Экологлар һавада агулы матдәләрнең югары концентрациясен тапмаган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Яр Чаллыда штрафстоянкада куркыныч сыеклык аккан. Бу хакта “Татар-информ”га республиканың Экология министрлыгында хәбәр иттеләр.
“Кичә көндез Экология министрлыгына “Тула-1” штрафстоянкасы территориясендә автоцистернадан куркыныч сыеклык агуы турында хәбәр иттеләр. Әлеге сыеклык метанол булырга мөмкин дип фаразланды. Урынга авария хезмәте һәм министрлык хезмәткәрләре барды”, - диделәр министрлыкта.
Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буен территориаль идарәсе белгечләре сыеклыкның ике квадрат метр ярым мәйданда агуын ачыклаган.
Урында күчмә лаборатория ярдәмендә һава пробалары алынган. Министрлык хезмәткәрләре тирә-юньгә пычрану куркынычын янавын ачыкламаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз