Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан үзәгендә велосипедчы, чит ил машинасы астына эләгеп, умыртка баганасын сындырган
Баруди урамындагы җәяүлеләр юлында чит ил машина йөртүчесе 25 яшьлек велосипедчыны таптата.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). "Джили" автомобилен йөртүче 36 яшьлек ир Баруди урамындагы 1нче номерлы йорт каршында идарә җәяүлеләр юлында, велосипедчыга юл бирмичә, 25 яшьлек егет өстенә менә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан ЮХИДИ бүлеге идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юл һәлакәте 2 сентябрьдә 22.25 сәгатьтә теркәлгән. Аның нәтиҗәсендә велосипедчының бил турысындагы 4 умырткасына һәм баш миенә зыян килә. Егет хастаханәгә озатылган.
2 һәм 3 сентябрь көннәрендә Казанда 1219 машина йөртүче һәм 369 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Аларның 169ы – куркынычсызлык каешын такмау; 62се – җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә юл бирмәү; 23е – кешеләр йөртүдә кагыйдәләрне бозу, калганнары салонда балаларны йөртү белән бәйле. Ә 25 автомобильче транспорт чарасын исерек хәлдә йөрткән өчен тоткарланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз