news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Аксубай районында шаһитлар каршында ир-ат суда батып үлгән

Коткаручылары елга ярыннан 30 метр ераклыкта һәм ике метр тирәнлектән ир-атның мәетен тапкан.

Татарстанның Аксубай районында шаһитлар каршында ир-ат суда батып үлгән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Полина Шевчук) Бүген Аксубай районының Иске Кыязлы авылында Олы Сөлчә елгасында фаҗига булган. Шаһитлар сүзләренчә, ир-ат коенырга елгага кергән, әмма бер мизгелдә су астына киткән һәм йөзеп чыкмаган. Шаһитлар коткаручыларны чакырган.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 14.36 сәгатьтә 3нче зональ янгын сүндерү-коткару отряды коткаручылары елга ярыннан 30 метр ераклыкта һәм ике метр тирәнлектән ир-атның мәетен тапкан. Аны ярга чыгарганнар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100