news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта 12 яшьлек кыз квадроциклда бәрелеп үлгәннән соң җинаять эше ачылды

Кыз бала әти-әнисе белән танышларына кунакка килгән булган.

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мамадышта квадроциклда йөргәндә 12 яшьлек кыз һәлак булганнан соң, РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Беренчел мәгълүматлар буенча, кыз әти-әнисе белән танышларына кунакка килгән. Йорт хуҗаларының туганнарының берсе теләге булган һәркемне квадроциклда йөрткән. Кичкә таба кыз үзе квадроцикл белән идарә итеп карауны сораган, 20 яшьлек егет үзе артка пассажир булып утырган.

Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкәсн ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренчә, җинаять эшен тикшерү дәвам итә, фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Җинаять эшен тикшерүне прокуратура контрольгә алды, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100