Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә яшәүче ир-ат фатирында киндер үстергән һәм наркотик матдә сатып акча эшләгән
Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре ир-аттан 4 миллион 300 мең сум акча алган, ул наркотик сатудан акча эшләгән.
(Әлмәт, 4 август, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт полиция хезмәткәрләре элек хөкем ителгән 46 яшьлек ир-атның фатирында яшерен лаборатория тапкан. Ул җиһазлар ярдәмендә өй шартларында киндер үстергән.
Ир үз фатирыннан тыш, 68 яшьлек әнисенең фатирында да тыелган эшчәнлек алып барган. Наркотикларны үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган, хокук саклау органнары моңа инанган. Бинада вентиляция һәм термобокслар табылган, алар эчендә наркотик матдәләр булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренче фатирда 38, ә икенчесендә 18 чүлмәк үсемлекләр утыртылган һәм үсемлекләрдән ясалган матдә булган банка табылган. Химия тикшерү үсемлекләрнең киндер, ә табылган матдәнең 80 граммлы марихуана булуын күрсәткән.
Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре ир-аттан 4 миллион 300 мең сум акча алган, ул наркотик сатып акча эшләгән. Шулай ук кәрәзле телефоннар, электрон үлчәүләр, төргәкләү материалы һәм наркотикларны фасовкалау өчен җайланмалар булган.
46 яшьлек әлмәтле 2019 елдан бирле наркотиклар үстерү белән шөгыльләнүен, ә әнисен 2021 елның февраленнән эшкә җәлеп ителүен сөйләгән.
Бу ир-атка карата «Зур күләмдә наркотик чараларны законсыз саклау, әзерләү» һәм «Наркотик яки психотроп матдәләр булган үсемлекләрне законсыз үстерү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз