Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә җиде яшьлек кыз өченче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән
Күкрәк читлеге һәм ике беләге имгәнгән баланы хастаханәгә озатканнар.
(Казан, 4 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Әлмәтнең Пушкин урамында кичә төнлә җиде яшьлек кыз өченче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшеп, хастаханәгә эләккән. Бала егылу турында хәбәр 00.15 сәгатьтә килгән.
Бала өйдә әбисе белән булган. Әбисе йокыга киткәч, бала тәрәзә төбенә менгән һәм егылган, тәрәзәдә москит челтәр булмаган.
Күкрәк читлеге һәм ике беләге имгәнгән баланы хастаханәгә озатканнар. Балы тулы гаиләдә тәрбияләнмәве билгеле, ләкин гаилә профилактик учетта тормый.
Хәзер шушы хәлнең барлык нечкәлекләре тикшерелә, дип хәбәр итә ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз