news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Оренбург трактында дүрт автомобиль бәрелешкән, имгәнүчеләр бар

«Hyundai» автомобиленең 25 яшьлек пассажиры имгәнгән.

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 14.07 сәгатьтә Оренбург трактында 4нче йорт каршында авария булган. Монда берьюлы «Лада», «Hyundai», «Chevrolet» һәм «Volkswagen» автомобильләре юл бүлешә алмаган.

«Татар-информ» агентлыгына шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, «Hyundai» автомобиленең 25 яшьлек пассажиры имгәнгән. Кызны хастаханәгә алып киткәннәр, аның баш мие селкенгән һәм теш казнасы сынган булырга мөмкин.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100