news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан циркының элеккеге директоры Дамир Шәрифуллин вафат

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Шәрифуллин 25 ел дәвамында цирк белән җитәкчелек иткән.

Казан циркының элеккеге директоры Дамир Шәрифуллин вафат
Солтан Исхаков

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Казан циркының элеккеге директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Шәрифуллин вафат. Циркның рәсми сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Дамир Шәрифуллин 25 ел дәвамында цирк белән идарә иткән.

«Бу елларда ул Казан циркының дәрәҗәсен күтәрү өчен барысын да эшләде. Казан циркына дөньякүләм билгеле йолдызлар килеп чыгыш ясады. Бик күп артистлар Казан циркына килеп эшләргә хыялланды», диелә хәбәрдә.

Дамир Шәрифуллин җитәкчелек иткәндә балалар өчен цирк мәктәбе ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100