news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда балалар лагерында 45 бала коронавирус йоктырган

Бу факт буенча җинять эше кузгатылган.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Башкортстанда «Акчарлак» («Чайка») балалар лагерында 45 бала һәм бер хезмәткәр коронавирус йоктырган. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

«Стәрлетамак районында „Акчарлак“ балалар сәламәтләндерү лагерында 45 балада һәм бер хезмәткәрдә коронавирус булуы ачыкланган. Лагерьда барлыгы 344 бала ял иткән һәм 47 хезмәткәр эшләгән», — дип хәбәр итә өлкә прокуратурасына сылтама белән «Башинформ».

Авыручыларны, шулай ук алар белән аралашкан балаларны һәм хезмәткәрләрне учреждение территориясеннән алып киткәннәр, аларга дәвалау билгеләнгән, территорияләрне һәм биналарны дезинфекцияләгәннәр.

Күзәтчелек органнары ачыклаганча, балалар лагере администрациясе учреждениедә балалар булганда һәм ата-аналар күрешергә килүгә кагылышлы санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәмәгән.

«Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. „Чайка.Проф“ профсоюз оешмасы директорына кагыйдәләрне бозу очракларын бетерү йөкләнгән», — дип хәбәр итә прокуратура.

Караидел районында Н.Гастелло исемендәге балалар сәламәтләндерү лагерында алты балада һәм биш хезмәткәрдә коронавирус диагнозы расланган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100