news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан трассасында өч җиңел машина бәрелешкән, өч кеше зыян күргән

Авария республиканың Түбән Кама районында Казан-Оренбург трассасында булган.

Татарстан трассасында өч җиңел машина бәрелешкән, өч кеше зыян күргән
шаһитлар

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда өч кеше юлда өч җиңел машина бәрелешендә зыян күргән. Бу хакта шаһитлар хәбәр итә.

Билгеле булганча, Казан-Оренбург трассасының 190нчы чакрымында республиканың Түбән Кама районында өч җиңел машина бәрелешкән.

Шаһитлар сүзләренә караганда, 10нчы модель «Лада» машина йөртүчесе идарәне үти алмаган һәм «Лада Калина»га барып бәрелгән, ә ул аннан соң каршы як полосага чыгып, «Ауди»га бәрелгән.

10нчы модель «Лада» машинасын йөртүче 53 яшьлек ир-ат, аның 17 яшьлек пассажиры, шулай ук чит ил машинасындагы 11 яшьлек пассажир кыз төрле имгәнүләр алган. Табиблар аларга урында ярдәм күрсәткән һәм хастаханәгә беркемне дә алып китмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100