news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск паркында кешеләр утырган күзәтү тәгәрмәче туктап калган

Аттракцион ватылган һәм ун минут чамасы хәрәкәтсез торган.

Лениногорск паркында кешеләр утырган күзәтү тәгәрмәче туктап калган

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Лениногорск паркында күзәтү тәгәрмәче төзек булмаган һәм кешеләр утырган килеш туктап калган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итүенчә, кичә кичке сәгать сигезләр тирәсендә Лениногорскида Горький исемендәге паркта күзәтү тәгәрмәче тукталып калган. 

Аттракцион ватылган һәм 10 минут чамасы хәрәкәтсез торган. Урынга ремонт бригадасы килгән. Бригада эшчеләре тәгәрмәчне әйләндереп, анда калган кешеләрне төшергән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100