news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэриясендә һәм шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә эвакуация бара

Аларда шартлаткыч җайланмалар куелуы турында хәбәр иткәннәр.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Казан мэриясендә, «Тандем», KazanMall сәүдә үзәгендә һәм башка үзәкләрдә эвакуация бара, аларга ашыгыч хезмәт экипажлары килә.

Агентлыкка мәгълүм булганча, хәбәр Казан мэриясе электрон почтасына килгән. Анда билгесез кеше Казанның барлык сәүдә үзәкләрендә шартлаткыч җайланмалар салынганлыгын хәбәр иткән.

Минск урамындагы «Азино» сәүдә үзәгенә килүчеләрне эвакуацияләү фотолары да барлыкка килде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100