news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ташландык йорт подвалында чыккан янгыннан ике ир-атны коткарганнар

Янгын ут белән сак эш итмәү сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Казанда ташландык йорт подвалында чыккан янгыннан ике ир-атны коткарганнар
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ташландык йорт подвалында чыккан янгыннан ике ир-атны коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 19.00 сәгатьтән соң ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Ленинград урамында ташландык бина подвалында янгын чыгуы турында хәбәр килә.

5нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре подвал ишеге бикле булмавын һәм бина подвалы төтен белән тулганын ачыклаган.

Янгын сүндерүчеләр махсус битлек кидереп ике ир-атны бинадан алып чыккан. Зыян күрүчеләрне 7нче шәһәр хастаханәсенә алып киткәннәр.

19.19 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Янгын 2 кв.метр мәйданга зыян китергән.

Янгын ут белән сак эш итмәү сәбәпле чыккан дип фаразлана.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot