Чаллыда спиртлы эчемлек сатмаган өчен сатучыга таш бәргән егетне тоткарлаганнар

Әлеге хәл шәһәр үзәгендә тәүлек буе эшли торган супермаркетта булган.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Чаллыда спиртлы эчемлекләр сатудан баш тарткан өчен сатучыга таш бәргән егетне тоткарлаганнар. Бу хакта «Дельта» хосусый сак фирмасы хәбәр итте.

Тревога сигналы предприятие мониторингы пультына иртән шәһәр үзәгендә тәүлек буе эшли торган азык-төлек кибетеннән кергән.

«Каравылчы егетнең сатучы белән әрләшүен күреп ала. Егет күптән түгел генә хәмер сатуны таләп иткән икән, тик сатудан баш тартканнар. Нәтиҗәдә, ул зур ташны эләктереп, кибет хезмәткәренә аткан, әмма таш кибетчегә кадәр барып җитә алмаган», – дип сөйләделәр «Дельтада»да.

Каравылчы егетне тоткарлый һәм аны полиция хезмәткәрләренә тапшыра.