news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ЮХИДИ инспекторлары машинада көзән җыера башлаган сабыйга ярдәм иткән

Полицейскийлар, патруль автомобиленең махсус сигналларын кабызып, бала утырган машинаны хастаханәгә кадәр озаткан.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда юл-патруль хезмәте инспекторлары машинада көзән җыера башлаган сабыйга ярдәм иткән. Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Чаллыга керү юлында ЮХИДИ инспекторлары янына бер ир-ат килгән. Ул полицейскийларга яшь ярымлык улының машинада кинәт хәле начараюы хакында әйткән. Баланың кинәт температурасы күтәрелгән, аны көзән җыера башлаган.

Полиция өлкән лейтенанты Ленар Шәмсиев әлеге хәл турында кичекмәстән кизү частенә хәбәр иткән, полиция капитаны Юрий Корсаков исә, патруль автомобиленең махсус сигналларын кабызып, бала утырган машинаны хастаханәгә кадәр озаткан.

Табиблар малайга тиешле ярдәм күрсәткән. Хәзер аның тормышына бернинди куркыныч та янамый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100