Сарман районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган

Күңелсез хәл Сарман – Әлмәт юлында килеп чыккан.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Бүген Сарман районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күңелсез хәл Сарман – Әлмәт юлының 7 нче чакрымында килеп чыккан. Идарә тармагы мәгълүматларына караганда, юлда фура һәм җиңел автомобиль бәрелешкән. Ике кешенең гомере өзелгән. Урында Сарман үзәк хастаханәсе ашыгыч ярдәм бригадасы эшләгән.