news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Осланда авариядә бер ир-ат автомобиль салонында кысылып калган

Фаҗига Канаш авылы тирәсендә булган.

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Бүген республиканың Югары Ослан районында трассада йөк машинасы һәм җиңел автомобиль катнашында авария килеп чыккан.

Авария шаһитлары хәбәр иткәнчә, фаҗига Канаш авылы тирәсендә булган. Көчле бәрелүдән җиңел машина шактый җимерелгән, йөк машинасының тәгәрмәче чыгып очкан.

Бәрелешкәннән соң, җиңел машина йөртүчесе автомобиль салонында кысылып калган. Шаһитлар әйтүенчә, ир-атның аягы сынган, аны ашыгыч ярдәм табиблары хастаханәгә алып киткән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot