news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда машина түбәсенә капланган, йөртүчесен хастаханәгә алып киткәннәр

Авария Лаеш районының Орел авылында булган.

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Лаеш районының Орел авылында трассада авариядән соң җиңел машина түбәсенә әйләнеп капланган, йөртүчесен хастаханәгә алып киткәннәр.

Шаһитлар хәбәр итүенчә, юл чатында ике җиңел машина бәрелүдән. Көчле бәрелүдән «Лада Ларгус» түбәсенә әйләнеп капланган.

Шаһитлар әйтүенчә, Hyundai рулендәге хатын-кыз зыян күргән. Аны якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot