news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көчле җил чыгу сәбәпле, давыл кисәтүе игълан ителде

Бәла-каза булган очракта экстрен хезмәтләрне чакыру өчен 112 номерына шалтыратырга кирәк.

Татарстанда көчле җил чыгу сәбәпле, давыл кисәтүе игълан ителде
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Бүген, 4 майда, көндез һәм кич Татарстанда 15-27 метр тизлектә көчле җил көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.  

Көчле җил булганда өйдә калырга, ишек һәм тәрәзәләрне ныклап ябарга киңәш ителә.

Әгәр урамда калгансыз икән, көчле җил вакытында зыян китерергә мөмкин булган объектлардан: реклама такталарыннан, юл билгеләреннән читтәрәк торырга кирәк.

Машиналарны зур агачлар янында калдырмагыз.

Бәла-каза булган очракта 112 номерына шалтыратып махсус хезмәтләр чакырырга була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100