news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында 9 яшьлек кыз өстенә футбол капкасы ауган

Баланың башы һәм умырткалыгы имгәнгән.

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Кукмара районының Янсыбы авылында 9 яшьлек кыз өстенә тимердән ясалган футбол капкасы ауган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Бу хәл көндезге уникеләр тирәсендә авыл клубы артындагы спорт мәйданчыгында булган. Баланың башы һәм умырткалыгы имгәнгән, аны Кукмара район хастаханәсенә алып киткәннәр.  

Фаҗига урынына район прокуроры Антон Чураков килгән. Күзәтчелек ведомствосы әлеге хәл буенча тикшерү башлады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100