news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда судья Иван Захаров вафат булган

Иван Захаровка 53 яшь иде.

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Бүген Чаллыда судья Иван Захаров 53 яшендә вафат булды. Бу хакта шәһәр судында хәбәр иттеләр.

Иван Захаров судья вазифасына Россия Президенты указы белән 2013 елның 25 июлендә билгеләнгән. Аңа кадәр Яңа Чишмә, Лаеш, Алабуга районнары прокуратурасында эшләгән, судь итеп билгеләнгәнче Казанның Совет районы прокуроры урынбасары була.

Чаллы судында ул балаларга зыян салу белән бәйле эшләрне тикшергән. Ун яшьлек кызны трамвай таптату, беренче каттагы тәрәзәне ботаклар белән сыдырган кызны имгәтү турында җинаять эшләрен караган.

«Коллектив Иван Георгиевичның туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша», — диделәр шәһәр судында. 

news_right_1
news_right_2
news_bot