news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда һәлакәткә очраган машинадагы ир-атның мәетен чокырдан алганнар

Һәлакәт вакытында машинада ике ир-ат булган – берсе үлгән, икенчесен хастаханәгә алып киткәннәр.

Казанда һәлакәткә очраган машинадагы ир-атның мәетен чокырдан алганнар

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова).Төнлә Казанда юл кырыена төшеп киткән машинадагы ир-атның мәетен чокырдан алырга туры килгән. Бу турыда һәлакәт шаһитлары хәбәр итә.

Фаҗига 3 майда төнлә Казанда булган. 2.20 сәгатьтә Магистраль урамында 14нче модельле «Лада» автомобиле юлдан чыгып, чокырга төшеп киткән.

Һәлакәт вакытында машинада ике ир-ат булган — берсе үлгән, икенчесен ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100