news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбе өлкәсендә бер йортта берьюлы биш кешене үтергәннәр

Нязепетровск шәһәрендәге бер шәхси йортта пычак белән яралап үтерелгән ике хатын-кыз, ике ир-ат, бер бала мәете табылган.

(Казан, 4 май, "Татар-информ"). Чиләбе өлкәсенең Нязепетровск шәһәрендәге шәхси йортта биш кеше мәете табылган. Шуларның берсе - дүрт яшьлек бала. Бу турыда Россия Тикшерү комитетына сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

"4 майда иртәнге якта Нязепетровск шәһәрендәге бер шәхси йортта ике хатын-кыз, ике ир-ат, бер бала мәете табылды. Аларны пычак белән яралап үтергәннәр. Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсе хезмәткәрләре "ике яки аннан да күбрәк кеше үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачкан", - диелгән бу хәбәрдә.

Фаҗига урынында тикшерүчеләр, криминалистлар, оперативниклар һәм башка белгечләр эшли. 

news_right_1
news_right_2
news_bot