Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шагыйрь һәм хикәяче Ринат Баттал вафат
Мәрхүм 6 майда Әгерҗе районы Уразай авылы зиратында җирләнәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 4 май, "Татар-информ"). Бүген, 4 май көнне, каты авырудан соң, шагыйрь һәм хикәяче Ринат Гыймазетдин улы Батталов (Ринат Баттал) вафат булган. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге күренекле татар шагыйре Ринат Гыймазетдин улы Батталовның каты авырудан соң вафат булуы сәбәпле, аның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша, диелә министрлык хәбәрендә.
- Ринат Батталов 1948 елның 17 июнендә Әгерҗе районы Ырыс авылында туган. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында, соңрак Ижевск университетында һөнәри белем ала. Хезмәт шөгыльләре - төрле елларда тракторчы, хат ташучы, авыл советы сәркатибе, төбәк газетасында әдәби хезмәткәр булып эшләгән. Ринат Батттал 2004 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә. Ул - "Гомер сагышларым" (шигырьләр), "Агымсуда - акчарлак" (шигырьләр, хикәяләр), "Гомер учагы" (шигырьләр) китаплары авторы.
Мәрхүм 6 майда Әгерҗе районы Уразай авылы зиратында җирләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз