news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ялган акча бастыручы егет хокук сакчылары кулына эләккән

Аны 5-8 елга ирегеннән мәхрүм итәргә, 1 млн. сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр

(Казан, 4 май, “Татар-информ”). Түбән Камада яшәүче 24 яшьлек егет, акча кирәк булгач, 500 сумлык купюраларны үзе бастырган.

Каладагы эчке эшләр идарәсенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре кулына эләккәч, ул шундый акчаны 20 данә бастыруын, моның өчен азык-төлек кибетендәге фотолар ясау хезмәтендә эшләүче кыз ярдәмендә принтерда чыгартуын, өендә исә фольгадан сызыклар кисеп ябыштыруын яшерми. Түбән Камада исә соңгы вакытта 500 сумлыклар арасында ялганнары күбәеп китүе ачыкланган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, хәзерге вакытта егеткә карата РФ Җинаять кодексының 186 нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган һәм аны 5-8 елга ирегеннән мәхрүм итәргә, 1 млн. сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot