news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бер бала мунчада башына ис тиеп үлгән

Фаҗига кичә 1нче Муром урамындагы бер шәхси йортта булган.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ун яшьлек бала шәхси мунчада башына ис тиеп үлгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, фаҗига кичә 1нче Муром урамындагы бер шәхси йортта булган. Бала һәм өлкән яшьтәге ир-ат сөрем газы белән агуланган. Нәтиҗәдә, ун яшьлек баланың гомере өзелгән. Ир-ат хастаханәгә барудан баш тарткан.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе кисәтүенчә, сөрем газының иң киң таралган чыганаклары – төзек булмаган мичләр, башка төрле газ приборлары, бассейндагы су җылыткычлар һәм машина двигательләре. Мичтәге ярыклар, төтен юлы, торбаларның тыгылуы, шулай ук вентиляциянең җитәрлек булмавы бинада сөрем газы җыелуга, шуның нәтиҗәсендә кеше агуланырга мөмкин. Сөрем газының төсе дә, тәме дә, исе дә юк.

Саф һаваның җитәрлек дәрәҗәдә кермәве дә бүлмәдә сөрем газы җыелуга сәбәпче була ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot