news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КАМАЗның элеккеге генераль директоры Николай Бех вафат

КАМАЗ һәм Чаллы тарихында иң авыр чор ул җитәкчелек иткән вакытка туры килде – 1993 елның апрелендә чыккан янгын двигательләр заводын юк итте.

(Чаллы, 4 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). КАМАЗның элеккеге генераль директоры Николай Бехның йөрәге тибүдән туктады. Аңа 74 яшь иде.

КАМАЗда Николай Бех 1980 елда эшли башлый, биредә ул кою заводы директоры вазифасын били. 1984 елда аны Алабугада төзелә торган трактор заводына күчерәләр, 1987 елда ул генераль директор сыйфатында автогигантка әйләнеп кайта.

Николай Бех КАМАЗ тарихына җитештерү берләшмәсен акционерлык җәмгыяте итеп үзгәрткән җитәкче буларак керде. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән «КАМАЗ-мастер» командасы оешты. КАМАЗ һәм Чаллы тарихында иң авыр чор ул җитәкчелек иткән вакытка туры килде – 1993 елның апрелендә чыккан янгын двигательләр заводын юк итте.

Николай Бех генераль директор вазифасыннан 1997 елда китте. Соңгы елларда Мәскәүдә яшәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100