news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Автоцистерна катнашындагы авариядән соң түгелгән нефтьне дүртенче тәүлек җыялар

Юл һәлакәте сишәмбе көнне, 31 мартта, республиканың Мөслим районында булган.

Автоцистерна катнашындагы авариядән соң түгелгән нефтьне дүртенче тәүлек җыялар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Автоцистерна катнашындагы авариядән соң түгелгән 20 тонна нефтьне РегионСпас коткаручылары инде дүртенче тәүлек җыя. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте сишәмбе көнне, 31 мартта, республиканың Мөслим районында булган. Нефть төялгән цистерна юлдан читкә чыгып, яны белән ауган. Нәтиҗәдә, 20 тоннага якын нефть түгелгән, бер өлеше Бикмәч елгасына агып төшкән.

РегионСпас коткаручылары урында ачыклаганча, юл кырыендагы 900 квадрат метрга якын территория, шулай ук елганың 1,5 чакрымга якын өлеше пычранган.

2 апрельдә туфрактан 30 кубометр су-нефть эмульсиясе җыелган. Шуңа да карамастан, суда җиде кубометрга якын нефть бар әле. Елганы сорбент һәм биодеструкторлар ярдәмендә чистартканнар.

Өченче тәүлектә сулыктан нефтьнең зур өлеше җыеп алынган – 40 кубометр су-нефть эмульсиясе, 100 кубометрга якын пычранган грунт чыгарылган, елганың 500 квадрат метр өлеше чистартылган.

«Эшләр дәвам итә. Нефть яр буендагы агачларның тамырларына бик тирән үтеп кергәнлектән, аларны юдыру бик озак вакытны ала. Әлеге урынга авыр техниканың керә алмавы да эшне кыенлаштыра», - диде РегионСпас профессиональ авария-коткару берләшмәсе командиры урынбасары Александр Семенов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100