420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше — ике хатын-кыз һәм өч ир-ат коронавирус инфекциясеннән вафат булган.
Covid-19 инфекциясеннән 1934 һәм 1949 елларда туган хатын-кызлар, шулай ук 1948, 1970 һәм 1982 елларда туган ир-атлар вафат булды, диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип билгеләп үттеләр республика ведомствосының матбугат хезмәтендә.
2021 елның 4 мартына алынган мәгълүматлар нигезендә, пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирустан барлыгы 352 кеше үлгән.