news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җәяүлеләр кичүендә «Рено» өлкән яшьтәге ир-атны бәрдергән

Зыян күрүчене хастаханәгә илтәләр.

Казанда җәяүлеләр кичүендә «Рено» өлкән яшьтәге ир-атны бәрдергән
Соцсети

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Алексей Новиков). Чит ил машинасы Казанда җәяүлеләр кичүендә өлкән яшьтәге ир-атны бәрдергән. Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кичә иртән «Рено» шоферы Чуйков урамыннан борылганда, юл бирмичә, светофорның яшел утына чыгучы 76 яшьлек җәяүлене бәрдергән.

Зыян күрүчене ябык баш мие травмасы, баш мие селкенү һәм маңгае яраланган хәлендә хастаханәгә илтәләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100