news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төшеп утырырга мәҗбүр булган самолет Мәскәүгә очып китте

«Урал авиалинияләре» авиакомпаниясенең Чиләбедән Мәскәүгә бара торган лайнерында пассажирның йөрәк өянәге кузгалу сәбәпле, Казанда тукталыш ясаган иде.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясенең Чиләбедән Мәскәүгә бара торган самолеты Казанда тукталырга мәҗбүр булды. Лайнерда пассажирның йөрәк өянәге кузгалган иде. Хәзер борт маршрут буенча очып китте. Бу хакта аэропорт вәкиле хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Элегрәк авиакомпания хәбәр иткәнчә, U6 609 Чиләбе-Мәскәү рейсы, бер пассажирда йөрәк өянәге кузгалу сәбәпле, Казанда тукталырга мәҗбүр булган. Бортны аэропортта ашыгыч ярдәм каршы алган, аннан 1959 елда туган ир-ат хастаханәгә китерелгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, ир-атның хәле тотрыклы, ул хастаханәнең кардиология бүлегендә дәвалана.

«9.55 сәгатьтә самолет маршрут буенча хәрәкәтне дәвам итте, ул «Домодедово»га очты», - дигән агентлык әңгәмәдәше.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100