news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Лексус» шоферы «зебра»да 70 яшьлек хатын-кызны бәрдергән

Хатын-кызны баш мие селкенү диагнозы белән хастаханәгә салганнар.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Казанда чит ил машинасы «зебра» буенча юлдан чыгучы өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич 70 яшьлек хатын-кыз Шуртыгин урамында көйләнми торган җәяүлеләр кичүеннән чыга торган булган. «Лексус» шоферы әбигә юл бирмәгән һәм аны бәрдергән.

Хатын-кызны баш мие селкенү диагнозы белән хастаханәгә салганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot