news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшәүче 84 яшьлек әбинең мунчада башына ис тигән

Зыян күрүчене Әлмәт Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Әлмәттә яшәүче 84 яшьлек әбинең мунчада башына ис тигән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Невский урамындагы шәхси мунчада 84 яшьлек карчыкның хәле начараюы хакында хәбәр килгән. Башына ис тигән әбине Әлмәт Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта белгечләр әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклый.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot