news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне буранда шәһәрдән читкә чыкмаска чакыра

Трассада имин тизлек сайларга, кискен маневрлар ясау һәм тормозга басудан тыелырга кирәк.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Метеорологлар фаразлавынча, алдагы тәүлектә Татарстан территориясендә көчле җил (аның тизлеге урыны белән секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин), җепшек кар һәм буран көтелә, юлларда кар көртләре һәм бозлавык барлыкка киләчәк.

Һава шартлары бозылу сәбәпле, республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне шәһәрдән читкә чыкмаска чакыра. Трассада имин тизлек сайларга, кискен маневрлар ясау һәм тормозга басудан тыелырга киңәш ителә.

Моннан тыш, иминлек каешларын эләктерергә онытмаска кирәк, ә балалар автокреслога утырып барырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100