news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Россия ислам университетының гарәп теле мөгаллиме Али Әхмәд вафат булган

Али Әхмәд 2015 ела РФ мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин чакыруы буенча Мисырдан Россиягә эшкә килгән.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Уфада 37нче яшендә РФ мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте Россия ислам университетының гарәп теле мөгаллиме Али Әхмәд вафат булган.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Али Әхмәд 2015 елда РФ мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин чакыруы буенча Мисырдан Россиягә эшкә килгән. Шушы вакыт эчендә ул Башкортстан кызына өйләнергә, дүрт баланың әтисе булырга өлгергән. Россия ислам университеты мөгаллиме шулай ук ике ятим баланы тәрбиягә алган.

Кичә Әхмәд Мөхәммәд Гамалетдин Әхмәд Алинең яңа коронавирус инфекциясе нәтиҗәсендә килеп чыккан өзлегүләрдән вафат булуы турында кайгылы хәбәр килеп иреште, диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта гаилә Али Әхмәднең мәетен Мисырга алып кайту өчен акча эзли.

«Башинформ» агентлыгы мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100