news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 16 депутатка һәм алты адвокатка карата җинаять эшләре кузгатылган

Узган ел Яңа Савин районы судының элеккеге судьясы ришвәт турындагы эш буенча үзенә булган хөкем карарын тыңлаган.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Елена Сәлахова). 2020 елда Татарстанда 16 депутатка һәм алты адвокатка карата җинаять эшләре кузгатылган.

Россия Тикшерү Комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе йомгаклау коллегиясе утырышында ведомство башлыгы Валерий Липский хәбәр итүенчә, моннан тыш ике тикшерүче җинаять эзәрлекләвеннән котылып кала алмаган.

«Без үзебезнең хезмәткәрләрне дә яшереп калдырмыйбыз. Узган ел хезмәт урыныннан явызларча файдаланган өчен Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегенең элеккеге җитәкчесе, аның урынбасары һәм тагын бер тикшерүче гадел хөкемгә тапшырылды», - диде Валерий Липский.

Моннан тыш, узган ел Яңа Савин районы судының элеккеге хөкемдары үзенә карата булган карарны тыңлаган. 2017 елда ул адвокаттан 50 мең сум акча алган, аны ришвәт сыйфатында билгесез затка мәсьәләне хәл итүдә ярдәм иткән өчен бирергә тиеш булган.

Суд хатын-кызны шартлы срок белән бер елга хөкем иткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100