news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җиңел машина ишегалдында торган алты автомобильне бәрдергән һәм качып киткән

Кичә көндез Парин урамындагы бер йорт ишегалдында юл-транспорт һәлакәте булган.

Казанда җиңел машина ишегалдында торган алты автомобильне бәрдергән һәм качып киткән
видеодан скриншот

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Казанның бер ишегалдында җиңел машина ишегалдында торган алты автомобильгә зыян салган һәм качып киткән.

Социаль челтәрләрдә Казанның Парин урамындагы бер йорт ишегалдында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләре төшерелгән видео пәйда булды. Язма авторы хәбәр иткәнчә, кара «Лада Гранта» машинасының билгесез йөртүчесе алты автомобильне бәрдергән, шуннан соң качып киткән.

Роликта машиналарга җитди зыян килгәнлеге күренә.

Шәһәр автоинспекциясендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, бу хәл кичә көндез булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100