news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада дирижер, Башкортстанның халык артисты Таһир Камалов вафат

Ул коронавирус инфекциясеннән соң өзлегүләрдән интеккән.

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфада Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестрын оештыруның чишмә башында торган танылган дирижер, Башкортстанның халык артисты Таһир Камалов 59 яшендә авырудан соң вафат булды. Хезмәттәшләре аның коронавирус инфекциясеннән өзлегүләр белән көрәшүен, табиблар аны саклап кала алмавын сөйли. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Таһир Камалов 1962 елның 2 июнендә туган. Уфа сәнгать училищесын баян классы буенча тәмамлаган, Уфа сәнгать институтында һәм Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясендә укыган. Казан консерваториясендә профессор Фуат Мансуровта опера-симфоник дирижерлык классы буенча стажер булган.

Германия, Польша, Украина, Швейцария, Япония симфоник оркестрлары белән чыгыш ясаган. Халыкара башкаручылар һәм дирижерлар конкурсы лауреаты (Женева, Швейцария, 1997). 1995 елда аңа Башкортстанның халык артисты исеме бирелгән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100