news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мунчада янгын вакытында бер ир-ат һәлак булган

Түбән Кама районының Сарсаз Белән авылында янгын чыккан.

Татарстанда мунчада янгын вакытында бер ир-ат һәлак булган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче ир-ат мунчада чыккан янгында һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 14.11 сәгатьтә 101нче янгын сагы часте чакыру номерына Түбән Кама районының Сарсаз Белән авылында янгын чыгуы турында хәбәр иткәннәр. Янгын сүндерүчеләр Заречная урамында бер йортның мунчасы һәм сарае янганын күргән. Янгын мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгынны тиз арада сүндергәннәр. Мунча хәрабәләрен актарганда ир-ат мәете табыла. Йорт хуҗасы үзе зыян күрмәгән, ул бик нык исерек булган.

Фаразлаулар буенча, ир-атлар салмыш килеш мунча ягарга уйлаган, шуннан соң ул янып киткән һәм ут сарайга күчкән. Янгын нәтиҗәсендә ике корылма да тулысынча янып беткән. Янгынның сәбәбе ачыклана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100