news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда янгыннан биш кешене, шул исәптән ике баланы, коткарганнар

Күп катлы торак йортның сигезенче катындагы балкон һәм фатир эчендә әйберләр янган.

Казанда янгыннан биш кешене, шул исәптән ике баланы, коткарганнар

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда янгын чыккан йорттан биш кешене коткарганнар, алар арасында ике бала да бар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 14.25 сәгатьтә 101нче янгын сагы чакыру номерына Боевая урамындагы күп катлы йортларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр иткәннәр. Сигезенче катта балкон һәм фатирдагы әйберләр янган.

Янгын сүндерүчеләр яна торган фатирдан өстәге каттагы биш кешене сулыш алу аппаратлары булган битлекләр кидереп, урамга алып чыккан.

Тикшерүдән соң табиблар зыян күрүчеләрне хастаханәгә илтергә карар кылган: өч өлкән кешене 7нче шәһәр хастаханәсенә, ә ике баланы Балалар республика клиникасына озатканнар.

Янгын чыгу сәбәбе ачыклана. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100