news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь хоккейчылар утырган автобус Сарман районында авариягә очраган

Балалар зыян күрмәгән, аларны һәлакәт урыныннан туганнары машина белән алып киткән.

Яшь хоккейчылар утырган автобус Сарман районында авариягә очраган

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Яшь хоккейчыларны турнирга алып барган автобус Татарстанның Сарман районында юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Бу турыда һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

«Автобуста 16 кеше булган. Аларның ундүрте — Бөгелмә районы Карабаш бистәсенең хоккей командасында уйнаучы балалар. Алар Сарманга турнирга барырга чыккан булган», - дип сөйләделәр шаһитлар.

Юл-транспорт һәлакәтендә йөртүче һәм яшь пассажирлар да зыян күрмәгән. Һәлакәт урынына балаларның туганнары килгән һәм машинада өйләренә кайтарганнар.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән Сарман районының Александровка авылы тирәсендә балалар утырган «ПАЗ» йөртүчесе «Лифан» җиңел машинасына юл бирмәгән дип хәбәр иткән иде. Һәлакәттә чит ил машинасының пассажиры зыян күргән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100