news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда автобус белән юл һәлакәтендә ике олы кеше һәм бер бала имгәнгән

Һәлакәт бүген иртән Татарстанның Кама Тамагы районында Кече Салтык авылы янында булган.

Татарстанда автобус белән юл һәлакәтендә ике олы кеше һәм бер бала имгәнгән
очевидцы

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда автобус һәм чит машиансы катнашындагы һәлакәттә ике олы кеше һәм бер бала имгәнгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Шаһитлар сүзләренчә, бүген 11.00 сәгать тирәсендә Кече Салтык авылы янында «НЕФАЗ» рейс автобусы һәм «Шкода» автомобиле бәрелешкән. Бәрелешүдән соң автобусны юл кырыена атып бәргән, ул яртылыш юл кырыена төшкән. Чит ил машинасы юлга аркылы баскан.

«Һәлакәттә өч кеше — ике олы кеше һәм бер бала имгәнгән. Бала авыр хәлдә, ике зыян күрүче уртача авыр хәлдә», - диделәр министрлыкта

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән кешеләр барысы да Казан хастаханәсенә күчереләчәк.




news_right_1
news_right_2
news_bot