news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче ир-ат сөйгән кызын үтергән һәм анасына шалтыратып әйткән

Ир-атның анасы бердәм ашыгыч хезмәтләр номерына шалтыраткан һәм җинаять турында сөйләгән.

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан кешесе сөйгән кызы белән талашкан һәм аны үтергән. Аннары ул җинаяте турында анасына шалтыратып әйткән. Бу хакта Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

2 гыйнварда иртән бер хатын-кыз 112 бердәм ашыгыч хезмәтләр номерына шалтыраткан. Ул үзенең улы шалтыратып, яраткан кызы белән ачуланышуы, аңа берничә тапкыр сугуы һәм үтерүе турында хәбәр итте дип сөйләгән.

Ведомстводан тыш сак экипажы фаҗига урынына килгән һәм фатирда 23 яшьлек кызның мәетен тапкан. 28 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар һәм полициягә тапшырганнар.

Сәламәтлеккә авыр зыян салу аркасында кеше үлеменә китерү буенча җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot